В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Софья Дьякова ирекле стиль белән 800 м йөзде
Фото: Бөтенроссия йөзү федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июль). Казан спортчысы Софья Дьякова йөзү буенча Россия Кубогы финалында көмеш медаль яулады. Ярышларның икенче көнендә ул ирекле стиль белән 800 метрны 8:36,71 нәтиҗәсе белән йөзгән. Софья – Ксения Мишаринаны (8:40,44) узып китә, әмма Анна Егоровадан (8:33,01) әзрәк калыша.
Шулай ук Татарстан спортчылары катнаш 4х100 м эстафетасында көмеш медаль алдылар. Республика исеменнән Николай Зуев, Ралина Гыйләҗева, Андрей Минаков һәм Валерия Саламатина чыгыш ясады. Аларның нәтиҗәсе – 3:49,63. Беренче һәм өченче урыннарны Санкт-Петербург командалары алды, икенче урынны шулай ук Белоруссия командасы яулады.
200 метрга баттерфляйда Татарстан йөзүчесе Анастасия Колпакова бронза медаль яулады. Аның нәтиҗәсе – 2:12,39. Спортчыны Санкт-Петербургтан Светлана Чимрова (2:08,92) һәм Вологда өлкәсеннән Анастасия Маркова (2:11,14) узып китте.
Тагын бер медаль – Татарстан спортчысы Дарья Устиновада. Ул 25,55 нәтиҗә белән аркада 50 метр йөзде һәм бронза алды. Алтын – Калуга өлкәсеннән Мария Каменевада (27,76) һәм Удмуртиядән Алина Гайфетдиновада (28,41), дип хәбәр иттеләр Бөтенроссия йөзү федерациясендә.
Исегезгә төшерәбез, ярышларның беренче көнендә Татарстан хатын-кызлар командасы 4х200м кроль эстафетасында алтын алды. Республиканы Анастасия Колпакова, Дарья Устинова, Валерия Саламатина һәм Казанның «Дельта» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Софья Дьякова тәкъдим итте.
Турнир 25-30 нчы июльдә Казанның Су спорт төрләре сараенда уза. Медальләр өчен Россия һәм Белоруссиядән 600 дән артык атлет көрәшә. Ярышларга керү ирекле.