В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Уяу хатын-кыз мошенникларның мотивларын таныган һәм телефоннан сөйләшүне вакытында туктаткан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы май). Казан пенсионеры, сөйләшүне вакытында туктатып, үз акчаларын мошенниклардан саклап кала алган. Уяу хатын-кыз аферистларның мотивын таныган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча матбугат хезмәте.
17 нче майда өлкән яшьтәге хатынның өй телефонына билгесез хатын шалтырата һәм үзен аның туганы дип таныштыра. Ул зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәтенә эләккәнен һәм полициядә җинаять эше кузгатылмасын өчен акча кирәклеген хәбәр итә. Шуннан соң сөйләшүгә билгесез кеше кушыла – ул үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра һәм пенсионер ханымны «мәсьәләне хәл итү» өчен 100 мең сум акча бирергә күндерә.
Моны ишеткәч, хатын сөйләшүне дәвам итми һәм соңрак «Мәскәү» полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итә. РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нче өлеше, 159 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклыкка омтылыш» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчеләрне эзли.
Элегрәк KZN.RU 2023 ел башыннан татарстанлыларның банк карталарыннан аферистлар 2,5 меңнән артык урлау кылган дип хәбәр итте.