Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.01.2022, 15:44

Казан пенсионеры алдакчыларга 350 мең сум акча биргән

Аферист тотылган, ул башкалада яшәүче 23 яшьлек егет булып чыккан.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче гыйнвар). Татарстан башкаласында телефон караклыгының чираттагы очрагы булган. Бу юлы аферистларның тозагына 88 яшьлек пенсионер эләккән.

Узган ел ахырында пенсионерның телефонына билгесез кеше шалтырата. Кызы зур юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, дип хәбәр итә. Алдакчы пенсионерга кызын җинаять җаваплылыгына җәлеп итмәсеннәр өчен 350 мең сум түләргә тәкъдим итә. Куркуга калган зыян күрүче курьерга күрсәтелгән сумманы бирергә ризалаша.

«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча «Восход» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең «Мошенниклык» 3 нче пункты тарафыннан каралган җинаять эше тикшерелә», – дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Полиция оператив-эзләү чаралары комплексы үткәргән һәм фаразланган җинаятьченең шәхесен билгеләгән. 20 нче гыйнварда аферистны тоткарлыйлар. Ул шәһәрнең 23 яшьлек егете булып чыга. «Егет үз гаебен таныган. Аңа карата читкә китмәү һәм үз-үзен тиешенчә тоту кебек чик кую чарасы куелган. Аның башка шундый җинаятьләр кылуга катнашы булу-булмавы тикшерелә», – дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Мондый төрдәге вакыйгалар арту сәбәпле Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан аеруча игътибарлы булуларын сорый. Туганнарыгыз турында хәбәрләр җиткерүче билгесез затларга ышанырга кирәкми. Шулай ук банк картасыннан акча күчерү очракларын булдырмас өчен, шәхси счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән аны блоклау турында СМС-хәбәр килсә, шунда ук банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрнамәдә күрсәтелгән номерларга шалтыратырга һәм хәбәрләр җибәрергә ярамый, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.
Барлык яңалыклар