В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җинаятьчеләр ханымны оныгы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән дип алдаган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче сентябрь). Казанда пенсионер ханым мошенникларның корбаны була. Аларга ышанып, шәһәрдә яшәүче 91 яшьлек хатын 300 мең сумнан колак каккан.
21 нче сентябрьдә зыян күрүченең өй телефонына шалтыраталар. Билгесез кеше үзен адвокат дип таныштыра һәм пенсионерга оныгы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән дип җиткерә. Җинаятьче сүзләренчә, бу мәсьәләне хәл итү өчен зур суммада акча таләп ителә. Аңа ышанып, зыян күрүче курьерга 300 мең сум акча бирә. Мошенник пенсионер хатынны оныгына кирәкле ярдәм күрсәтәчәгенә ышандыра.
Туганы белән элемтәгә кергәч, зыян күрүче аның юл-транспорт һәлакәтенә эләкмәвен белгән. Нәтиҗәдә, пенсионер ханым полициягә мөрәҗәгать иткән, анда «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Кесә телефонына шалтыратып, туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга кирәкми.
Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истә тотарга кирәк.
Әгәр карта белән нинди дә булса операцияләр үткәрелүен сизсәгез, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.