В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җинаятьчеләр телефон аша зыян күрүченең күршесе юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен һәм аңа кыйммәтле операция таләп ителүен хәбәр иткәннәр.
Фото: Марат Мөгыйнов
Пенсионерның сүзләренә караганда, берничә көн элек аңа билгесез ханым шалтыраткан. Ул зыян күрүченең күршесе юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм аңа кыйммәтле операция кирәк, дип хәбәр иткән. Пенсионер ханым ышанмаган һәм сөйләшүне өзгән. Күршесе белән элемтәгә кереп, ул аны алдарга маташуларын аңлаган.
Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Кесә телефонына шалтыратып, туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга кирәкми. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән нинди дә булса операцияләр үткәрелүен сизсәгез, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.