В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң яхшы идеяләр 2021-2022 елларда гамәлгә ашырылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). 19-нчы апрельдә Казанда «Голос молодежи – Яшьләр тавышы» дип аталган язгы яшьләр форумы узачак. Анда 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнашачак, алар шәһәрнең социаль тормышын үстерүгә юнәлтелгән проектлар тәкъдим итә алачак.
Форумда катнашу өчен 16-нчы апрельгә кадәр forum.molkaz.ru сайтында теркәлергә кирәк. Чарада катнашучыларга 3 минут эчендә үз проектыңны тәкъдир итәргә кирәк булачак. Ихтыярыйлык үсеше, экологик һәм патриотик тәрбия, яшьләр өчен формаль булмаган белем, иҗат, формаль булмаган спорт төрләре, киберспорт, яшьләрне эшкә урнаштыру өстенлекле юнәлешләр булып тора.
Иң яхшы проектлар 2021-2022 елларда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәмендә гамәлгә ашырылачак.
Форум 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Копылов урамы,7/29 йорт адресы буенча А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә узачак. Теркәлү 11.00 сәгатьтә башлана.
Яшьләр форумы Татарстан Республикасы башкаласында икенче тапкыр уздырыла. Беренче чара нәтиҗәләре буенча 2020 елның көзендә иң яхшы проект – атасыз тәрбияләнүче малайлар өчен лагерь булдыру сайланды. Хәзер әлеге инициатива тормышка ашыру стадиясендә, дип сөйләделәр Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты матбугат хезмәтендә.