Сораштыру «Казаныш» бөтенроссия архитектура-төзелеш форумы алдыннан үткәрелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь). Казан яшьләре шәһәр үсешенә карашлары белән уртаклаша һәм Татарстан башкаласында нинди җәмәгать киңлекләре җитмәвен сөйли ала. Сораштыру 1-3 нче декабрьдә «Урам» экстрим-паркында узачак «Казаныш» бөтенроссия архитектура-төзелеш форумы алдыннан үткәрелә.
Сораштыруда катнашучыларга ТР башкаласында уңайлы тормыш һәм үзеңне табу өчен нәрсә җитмәгәнен сөйләргә тәкъдим ителә. Үз фикереңне сылтама буенча калдырырга була. Сораштыру яшьләрнең шәһәрдән канәгатьлеген бәяләргә һәм аларның ихтыяҗларын белергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр иттеләр Шәһәрне үстерү институтында.
Исегезгә төшерәбез, «Казаныш» бөтенроссия архитектура-төзелеш форумы архитектура, дизайн һәм төзелеш өлкәсендәге 200 экспертны берләштерәчәк, алар тәҗрибә уртаклашачак һәм тармакның актуаль проблемалары турында фикер алышачак. Быел әлеге чара «Шәһәр – яшьләр өчен» темасына багышлана. «Казаныш» турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә була.