Турнир илнең җиде төбәгеннән 48 җайдакны җыйды.
Фото: «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июнь). Казан командасы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән «Чикләрсез спорт» спортчылары арасында ат спорты буенча берләштерелгән ярышларда җиңде.
12 нче июньдә Татарстан башкаласында узган ярыш илнең җиде регионыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган һәм сәламәтлекләре буенча проблемалары булмаган 48 спортчыны җыйды. Җайдаклар «Фигурная езда» һәм «Рабочая тропа» программаларында ярыштылар, алар Махсус Олимпиаданың халыкара кагыйдәләренә якын иде.
Беренче урынны алган «Айда» иппотерапия һәм адаптив ат спорты үзәге командасы Эльмир Низамовның «Алтын Казан» мюзиклы сюжеты буенча куелган шул ук исемдәге номер тәкъдим итте. Икенче һәм өченче урыннар Чиләбедән килгән командаларга – «Агафонов ишегалды» иппоүзәге һәм «Игелекле ат» иппотерапия һәм ат өстендә йөрү буенча адаптив үзәк командаларына бирелде.
Ярышлар Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты, ТР Спорт министрлыгы, Илкүләм ипотерапия һәм адаптив ат спорты федерациясе һәм «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән ат спорты буенча республика спорт мәктәбе манежында узды.
Ярыш ТР «Балаларга» (президент грантлары фонды конкурсы җиңүчесе) хәйрия иҗтимагый оешмасының «Чикләрсез спорт» проекты кысаларында тормышка ашырылды. Проект узган елның июль аенда старт алды һәм Россиядә беренче масштаблы проект булды, анда сәламәт балалар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән бергә ат спорты белән шөгыльләнә башлады, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасында.