В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Команда вакытыннан алда, ярышлар тәмамланырга ике тур кала, җиңүче исемен яулады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). Казанның «Динамо» командасы яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә беренче урынны яулады.
Команда вакытыннан алда, ярышлар тәмамланырга ике тур кала, җиңүче исемен яулады. Казан «Рубин»ы белән узган матчтан соң командага кубоклар һәм медальләр тапшырылды.
Динамолылар ике тапкыр җиңүче булды – узган сезонда шул ук коллектив чемпион титулын яулады.
Беренчелекнең иң яхшы бомбардиры дип Александр Путинцев танылды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.