Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.03.2025, 13:29

Казан клиникасы психотерапия өлкәсендә дәрәҗәле бүләк алды

Учреждение табиблары В.М.Бехтерев исемендәге Идел буе Фәнни-тикшеренү институты Координация советы белән билгеләнгән

Казанның «Инсайт» клиникасы психиатрия, наркология һәм психотерапия өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен абруйлы «Феникс» премиясенә лаек булды. Бүләк февраль ахырында Санкт-Петербургта узган белгечләрнең еллык съезды кысаларында тапшырылды. Премия В.М.Бехтерев исемендәге Психиатрия һәм неврология милли медицина тикшеренү үзәге тарафыннан гамәлгә куелган – илнең әйдәп баручы фәнни учреждениеләренең берсе.

Шулай ук чара вакытында Бехтерев исемендәге Фәнни-тикшеренү институты Координация советы клиника табибларын Ренат Миназов һәм Гомәр Зиатдиновны Идел буе федераль округында үзенең рәсми вәкилләре итеп билгеләде. Аларның бурычларына Идел буе федераль округы территориясендә психологлар, психиатрлар, психотерапевтлар һәм наркологларның һөнәри берләшмәләре эшчәнлеген координацияләү керәчәк. Күптән түгел медиклар турыдан-туры алар катнашында оештырылган Идел буе федераль округы психотерапевтлары ассоциациясенең беренче утырышын уздырдылар. Яңа оешма ярдәмнең заманча стандартларын эшләү, тәҗрибә уртаклашу һәм белгечләрнең квалификациясен күтәрү өчен төбәк белгечләрен берләштерергә тиеш.

Клиника шулай ук социаль инициативаларда актив катнашуын дәвам итә. Мартта «Черек күл» паркы күшәгендә казанлыларны психологлар белән дүрт бушлай очрашуга чакыралар. Чараларда стресслы ситуацияләрдә үз халәтегезне ничек контрольдә тотарга һәм эмоциональ януны булдырмау турында сөйләячәкләр.
Барлык яңалыклар