В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә төрле урыннарда өч ачык күрсәтү булачак.
Фото: «Э-моция» инклюзив студиясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче май). 13 нче, 15 нче һәм 18 нче май көннәрендә Казанда «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең чыгарылыш эше – Freekтуй перформансы күрсәтеләчәк.
9 ай дәвамында труппадагы инвалидлыгы булган һәм булмаган катнашучылар тән теленә төшенделәр, иҗади халәтләрен эзләделәр, хореограф, «Алтын битлек» иясе Нурбәк Батулла һәм инклюзив остаханә режиссеры Неля Суркина белән бергәләп иҗат иттеләр.
«Остаханә төрле элементларны – актерлык һәм психологик тренинглар, бию һәм ирекле хәрәкәт, актив һәм пассив энергия, иҗади акцияләр һәм ачыктан-ачык сөйләшүләрне – кушып эшли торган лаборатория булды», – ди Нурбәк Батулла.
«Без бер-беребездән өйрәндек, инвалидлыгы булган кешеләр өчен адаптив хореография булдырмадык, ә төрле булырга, һәр катнашучының уникальлеген ачу юлларын эзләдек, осханәнең уникальлеге шунда», – дип сөйли Неля Суркина.
«Перформансның инклюзив остаханәсе» проекты хореограф Идалия Җиһаншинаның «Таврида» арт-мәктәбендә физик затлар арасында бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә тормышка ашырыла.
Тамашаны күрсәтүләр 13 нче май көнне 19:00 сәгатьтә «Урам» экстрим-паркының ябык өлешендә, 15 нче май көнне 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында, 18 нче май көнне 18:00 сәгатьтә Казан Кремлендә узачак. Теркәлү буенча керү ирекле.