Укулар Кол Гали урамындагы «Перемена» үзәгендә атнага ике мәртәбә уза
Фото: «Титры» Казан инклюзив киномәктәбе
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче сентябрь). Казанның «Титры» инклюзив кино мәктәбе укучыларны өлкән төркемгә җыя. Дәресләргә 11-17 яшьлек теләүчеләр кушыла ала.
Укулар атнага ике тапкыр «Перемена» инклюзив-ял үзәгендә Кол Гали ур., 10 адресы буенча алып барыла. Гаризалар 21 нче сентябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак һәм расписаниене түбәндәге телефон буенча белергә мөмкин: +7 (987)416-07-20.
Проект ТР гражданлык җәмгыятен үстерүгә грант акчасына тормышка ашырыла.
Август аенда Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы кинотеатрында «Титры» киномәктәбе «Робинзоны» яңа фильмын тәкъдим итә. Картина балаларның һәм ата-аналарның үзара мөнәсәбәтләре турында сөйли.
Төп рольләрне кече төркемнән балалар башкара, ә өлкәннәр төшерү төркемендә эшләгән. Төшерүләр Мамадыш районы утрауларында һәм Казанда узды, дип хәбәр иттеләр киномәктәптә.