Анкета белән гаризаны 6-нчы июньгә кадәр тапшырырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). 13-нче майдан 6-нчы июньгә кадәр «Казан шәһәре филармониясе» Муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе солист-вокалист һәм чараларны алып баручы вазифаларына кастинг үткәрә.
Кастинг ике этапта узачак – читтән торып һәм күзгә-күз. Беренче (читтән торып) этап 14-нче майдан 3-нче июньгә кадәр уза. Бу чорда оештыручылар анкета-гаризалар, фото -, аудио- һәм видеофайлларны kastingkzn@gmail.com электрон адресына кабул итә.
Сайлап алу (читтән торып) этабын уңышлы узган катнашучыларны кастингның икенче (күзгә-күз) этабында зур сәхнәдә чыгыш ясау көтә. Конкурсантлар үзләренең мөмкинлекләрен берничә башкару манерасында күрсәтергә тиеш булачак: а капелла (музыкасыз башкару), вокал (инструмент яки фонограмма белән). Музыка уен коралларында уйнау күнекмәләре хуплана.
Икенче этап нәтиҗәләре буенча иң яхшы вокалчылар һәм алып баручылар билгеләнәчәк, алга таба алар Казан шәһәре филармониясендә эш белән тәэмин ителәчәк.
Катнашу өчен анкета белән гаризаны түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: kastingkzn@gmail.com. Кастингта катнашучы анкетасын сылтама буенча үтеп күчереп алырга була.
Тулырак мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә аласыз: +7 (987)172-38-98 һәм (843) 292-63-11.
Кастингның максаты - Казан шәһәр филармониясе штатына талантлы, өметле башкаручы һәм конферансьеларны сайлап алу һәм кертү, аларның кирәкле тәҗрибә алу һәм әһәмиятле гомумшәһәр һәм республика чараларында кызыклы, талантлы артистлар белән бергә эшләү мөмкинлеге туачак.
Кастингка иҗади югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаучылар һәм студентлар, үзләренең вокал талантларын, шулай ук зур мәдәни чараларны алып бару күнекмәләрен күрсәтә алучылар чакырыла.