В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген йөкне Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе ярдәмендә «Игелекле Казан» складына китерделәр.
Фото: Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче ноябрь, Юлия Летникова). Казанның Идел буе районының 19 нчы гимназиясе мобилизацияләнүчеләр, аларның гаиләләре, «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хезмәткәрләре һәм Лисичанск халкы өчен гуманитар ярдәм җыюга кушылды. Атна дәвамында мәктәп укучылары, аларның ата-аналары һәм педагоглары азык-төлек, гигиена һәм кием-салым җыйганнар. Бүген Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе ярдәме белән йөкне «Игелекле Казан» складына илттеләр.
«Атна башында без мәктәптә гуманитар ярдәм җыю пунктын оештырдык. Педагоглар, укучылар һәм аларның ата-аналары да читтә калмады һәм акциягә кушылды. Сыйныф җитәкчеләре аша «Игелекле Казан»нан кирәкле әйберләр исемлеге таратылды. Шуның буенча укучылар ата-аналар һәм укытучылар белән азык-төлек, җылы әйберләр һәм аяк киеме, гигиена чаралары һәм амуниция алып килделәр. Күп йөк җыелды: теш пастасыннан киез итеккә кадәр. Без акциягә күпме кеше кушылганын санамадык, чөнки болар барысы да йөрәк кушуы буенча эшләнә», – диде 19 нчы гимназия директоры Андрей Талманов. Посылкаларга мәктәп укучылары әзерләгән хатлар һәм рәсемнәр беркетелгән.
Җыелган гуманитар ярдәмне бүген Горький шоссесында урнашкан «Игелекле Казан» складына илттеләр. «Әйберләрне илтергә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе ярдәм итте. Алар «Газель» һәм машинага тартмаларны төяргә ярдәм итәргә кешеләр бирделәр», – дип хәбәр итте А.Талманов.
Уку йорты директоры сүзләренә караганда, гимназиядә гуманитар ярдәм җыю дәвам итәчәк. «Без яхшы эш башкаруыбызны аңлыйбыз. Мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, көчебездән килгәнне эшләячәкбез», – дип ассызыклады А.Талманов.
19 нчы гимназия моңа кадәр дә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәткән иде. Директор сүзләренчә, әтиләре ирекле рәвештә хәрби операциягә киткән укучыларга лицей адреслы ярдәм күрсәткән.
Искәртеп узабыз, мохтаҗларга теләге булган һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен исемлектән 17 гуманитар ярдәм пунктының берсенә әйберләр китерү җитә. Алар көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшлиләр. Шулай ук казанлылар мобилизацияләнгән гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча күчерә ала. Моның өчен QR-кодка камера куярга яки реквизитларны тутырырга кирәк. Түләү максаты – гуманитар ярдәм өчен хәйрия иганәсе.
Моннан тыш, «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасына машиналы волонтерлар һәм хайваннар белән йөрергә әзер булган ирекле ярдәмчеләр кирәк. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә булышырга теләүчеләр +7(843)558-74-18 телефоны аша яки шәхсән Сеченов ур., 5 адресы буенча «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы коворкингына мөрәҗәгать итә алалар.