В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәйсәрә ролен «Голос.Дети» телевизион проекты финалисткасы Сәидә Мөхәммәтҗанова башкарачак.
Фото: Денис Гордийко
«Зәңгәр шәл» – татар театрының чишмә башында торган бөек драматург Кәрим Тинчуринның пьесасы. Мәйсәрә ролен «Голос.Дети» телевизион проекты финалисткасы Сәидә Мөхәммәтҗанова башкарачак, Булат ролен – Рөстәм Насыйбуллин.
Спектакльдә шулай ук Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи, Татарстанның атказанган артистлары Гөлшат Имамиева, Эльвира Хәйруллина, Айдар Габдинов, Ләйсән Мәхмүтова, Фәридә Әхмәтшина, Марина Карпова, Алсу Сөнгатуллина, Айзат Мәрдан, Гөлнара Мулланурова, Илнур Фәсхетдинов, Алмаз Хәсәнов һәм «Казан» бию ансамбле катнашачак.
Спектакль 19:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә.