«Стрела» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Динә Хөснетдинова 194,34 балл җыйды.
Фото: vk.com/kuzbass2023
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче март). Казанның «Стрела» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Динә Хөснетдинова «Азия балалары» II кышкы халыкара спорт уеннарында фигуралы шуу буенча ярышларда көмеш медаль яулады. Ярышлар Новокузнецк шәһәрендә төгәлләнде.
Гомумән алганда, фигуралы шуу остасы 194,34 балл җыйды. Кыска программада Динә Хөснетдинова 65,26 балл нәтиҗә белән җиңүче булды, ирекле программада ул 129,08 балл белән икенче урынны алды, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Ярышларда алтынны Мәскәүдән килгән фигуралы шуучы Мария Агаева 195,67 балл белән яулады, лидерлар өчлеген 167,46 балл җыйган шулай ук Мәскәү спортчысы Мария Парамонова япты.