Россия спортчылары пьедесталда икенче һәм өченче урыннарны яулады.
Фото: Россия Олимпия комитеты
Кытай спортчылары Тарасова һәм Морозов дуэтын кыска һәм ирекле программалар буенча бары тик 0,47 баллга гына артта калдырды. Ә икенче һәм өченче урын арасындагы аерма 0,05 балл тәшкил итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан сноубордчысы Вик Уайлд Олимпиадада бронза медаль яулады. Спортчы параллель гигант слаломда чыгыш ясады. Ә Лениногорск егете Данил Садриев трамплиннан сикерү буенча команда зачетында көмеш медаль алды.
Кышкы Олимпия уеннары Пекинда 4 нче февральдән 20 нче февральгә кадәр уза. Россия җыелма командасының ахыргы исемлегенә 212 спортчы керде (Татарстаннан 8 спортчы): 103 хатын-кыз һәм 109 ир-ат.