Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кием тегү фабрикасы «На крыльях» яраклашкан кием дизайны халыкара конкурсының финалисты булды. Ярышларга йомгак 17 майда Санкт-Петербургта ясалачак, анда да финал күрсәтү булачак.
Конкурста катнашу өчен Казан фабрикасы KATYA BORISOVA мода йорты белән берлектә яңа коллекция булдырган. Булачак күрсәтүдә комбинезоннар, ортопедик чалбарлар, җайлаштырылган курткалар, күкрәк яулыклары һәм бодилар тәкъдим ителәчәк. «Безнең бурыч — яраклашкан киемнең барлыгы турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен, — дип сөйләде KZN.RU порталы хәбәрчесенә фабрикага нигез салучы Далия Гайнанова. — Без инклюзия яклы, шуңа күрә гадәти киемнән берни белән дә аерылмый торган кием җитештерәбез. Ул шундый ук стильле һәм якты булырга мөмкин».
Katya Borisova мода йорты белән берлектә эшләнгән модельләр спорт стилендә төзелгән. Фабрика, яңа материаллар, технологияләр, төсләр һәм принтлар ярашуларын кулланып, үз эшләнмәләренең дизайнын яңартты. Далия Гайнанова сүзләренчә, Екатерина Борисова белән хезмәттәшлек конкурска кадәр үк башланган, һәм мода йорты коллекциясе идеясен эшләүдә ярдәм иткән, шуның аркасында әйберләр бер-берсе белән җиңел яраша.
Барлыгы финалга 80 катнашучы чыкты. Катнашуга Россиянең 67 төбәгеннән һәм дүрт чит илдән: Нигерия, Иордания, Төркия һәм Беларусьтан тәҗрибәле һәм яңа эшли башлаган дизайнерлар, җитештерүчеләр һәм модельерлардан 284 гариза бирелгән.
Ярыш җиде номинациядә уздырылды һәм Казан фабрикасы «Без – гаилә» номинациясендә финалист булды.
«На крыльяха» конкурсы «Ватанны саклаучылар» фонды тарафыннан РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм РФ Икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Аның максаты — инклюзив моданы алга җибәрү, төрле илләрнең тәҗрибәләре һәм мәдәни традицияләре белән уртаклашуны хуплау, шулай ук инвалидлык һәм тормыш эшчәнлегенең башка чикләүләре булган кешеләр образын социализацияләү һәм бизәү.