Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.09.2021, 16:00

Казан епархия хезмәте 880 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тапшырды

Шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондыннан 100-дән артык бала ярдәм алды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Яңа уку елы алдыннан мохтаҗларга ярдәм итү буенча «Милосердие – Казань» епархия хезмәте күпбалалы, тулы булмаган һәм аз керемле Татарстан гаиләләренә ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе үткәрде һәм 880 укучыга мәктәп җыелмалары тапшырды.

Татарстан митрополиясендә мәктәп укучыларына ярдәм ел саен социаль епархия һәм мәхәллә проектлары кысаларында күрсәтелә, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.

Шулай ук Белем көне алдыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укучылар белән очрашты. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе кысаларында аз керемле, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдән 50-дән артык балага портфельләр, шулай ук Казанда, Кукмара, Саба, Биектау, Балык Бистәсе районнарында яшәүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр тапшырылды. Быел ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондыннан 100-дән артык укучы ярдәм алды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар