В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең тагын берничә укучысы «Туймаада» олимпиадасы дипломнарын алды.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Казан укучысы «Туймаада» XXVIII Халыкара мәктәп укучылары олимпиадасында абсолют җиңүче булды. Математика өлкәсендә иң яхшысы дип IT-лицейның 10-нчы сыйныф укучысы Регина Сабирҗанова танылды. Аннан тыш, Россия командасы составында Казанның һәм Чаллының биш мәгариф оешмасыннан 10 укучы чыгыш ясады.
Илнең әйдәп баручы интеллектуаль конкурсларының берсе 26-нчы июльдән 3-нче августка кадәр дистанцион форматта Индонезия, Болгария, Казахстан, Румыния, Сингапур һәм Россиядән 200-дән артык укучы катнашында узды. Балалар төгәл фәннәр – математика, информатика һәм физика буенча белемнәрдә көч сынаштылар. Ике көн дәвамында 5 сәгать дәвамында алар жюри тарафыннан рус һәм инглиз телләрендә әзерләнгән оригиналь мәсьәләләрне чиштеләр.
Нәтиҗәдә математика буенча олимпиадада җиңүче дип Регина Сабирҗанова танылды. I дәрәҗә диплом белән Казан шәһәре Мәскәү районының 2-нче лицей-интернатының 9-нчы сыйныф укучысы Андрей Евстафьев һәм Н.И. Лобачевский лицееның тугызынчы сыйныф укучысы Раил Ягъфәров бүләкләнде, ул шулай ук «За красивое решение задачи по комбинаторике» махсус призын алды.
Олимпиаданың II дәрәҗә дипломы белән Вахитов районының «СОлНЦе» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәгенең 9 сыйныф укучысы Тимур Гыйззәтуллин һәм Яр Чаллының 26-нчы гимназиясенең 8-нче сыйныф укучысы Яна Магизова билгеләнде.
III дәрәҗә дипломны Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның тугызынчы сыйныф укучысы Әсгать Хөснуллинга һәм IT-лицейның 8-нче сыйныф укучысы Арсений Устиновка тапшырдылар. Информатика буенча олимпиада нәтиҗәләре буенча III дәрәҗә диплом белән IT-лицейның 10-нчы сыйныф укучысы Егор Шевченко бүләкләнде.