В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
25-нче апрельдә старт ала торган масштаблы акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). Быел «Китапханә төне» эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә онлайн режимда узачак. 25-нче апрельдә старт ала торган масштаблы акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
25-нче апрель көнне 16.00 сәгатьтә «Китапханә төне» рәсми мәйданчыгында танылган актерлар, язучылар, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре бөтен ил китапханәчеләре белән #75словПобеды бөтенроссия онлайн-марафонын башлап җибәрәчәк. Туры эфирда алар хәрби корреспонденциядән, шәхси хатлардан юлларны, шулай ук фронтта һәм тылдагы яраткан китаплардан өзекләрне укыячак, ә соңыннан эстафетаны тамашачыларга тапшырачак. Трансляцияне акция битендә, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә «Культура.РФ» порталы битләрендә карарга мөмкин булачак.
Онлайн-марафонга һәркем кушыла алачак. Моның өчен, хаттан яки яраткан китаптан истәлекле өзек укып, видеоны яздырырга һәм теләсә кайсы социаль челтәргә #75словПобеды хэштегы белән урнаштырырга кирәк. Иң кызыклы, истә калырлык чыгышлар акция битенә куелачак.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең социаль челтәрләрендә бу көнне танылган артистлар һәм язучылар Бөек Ватан сугышы турындагы яраткан әсәрләреннән өзекләр укыячак. Шулай ук китапханәчеләр популяр китапларга (Instagram һәм «ВКонтакте») тематик күзәтү бирәчәк.
Сукырлар һәм начар күрүчеләрнең республика махсус китапханәсе («ВКонтакте», Facebook, Instagram) виртуаль мәйданчыкларында "Без хәтерлибез" программасы кысаларында 15 көн дәвамында тематик акцияләр, конкурслар, викториналар узачак.
Республика яшүсмерләр китапханәсе сайтта һәм Instagram белән «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә китап күргәзмәсе буенча виртуаль тематик экскурсия үткәрә. Биредә үк Бөек Ватан сугышына багышланган мәгълүмати-танып белү мәгълүматлары урнаштырылачак.
Республика балалар китапханәсе китапханә өчен Татарстан язучыларыннан, китапханәчеләреннән яздырып алынган трансляцияне, «Китап геройларын ничек җанландырырга» мастер-классын, «Ники Гольцның челтәрле әкиятләре» арт-сәгатен уздырачак. Шулай ук «Әкияти китапханә эңгер-меңгерләре» виртуаль китап күргәзмәсе узачак. Онлайн-программаны китапханәнең сайтында һәм социаль челтәрләрендә карарга мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы Милли музее 10 сәгатьтән артык дәвам итәчәк зур онлайн-программа әзерләде.
10.00 сәгатьтә сайтта якташларыбыз, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы бүләкләре» экспонатларына видеокүзәтү тәкъдим ителәчәк. 13.00 сәгатьтә сугыш чорындагы Россия һәм татар рәссамнарының «Җиңү рәсемнәре» исемле график әсәрләрен видео форматта тәкъдим итү була. 15.00 сәгатьтә «Музей остаханәләре» циклыннан 9-нчы майга открытка ясау буенча онлайн режимда мастер-класс башлана. 16.00 сәгатьтә «Көрәшләрдә һәм сугышларда» рубрикасында 334-нче укчы дивизия ветераннары истәлекләре буенча туры эфирда мемуарлар уку узачак. Истәлекле марафон Александр Твардовскийның тууына 110 ел тулуга багышланган «Алые строки…» әдәби сәгате белән тәмамланачак. Истәлекле кичә 18.00 сәгатьтә башлана.
Бу акциядә музейның структур бүлекчәләре актив катнашачак: 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, Муса Җәлилнең музей-фатиры, Н.Г.Җиһановның музей-фатиры, Г.Тукай әдәби музее, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее. Тулырак мәгълүмат музейның рәсми сайтында, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.