В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Титул Гвидо Гуэррини карьерасында тугызынчы булды
Фото: ТР Автомобиль спорты федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче декабрь). ТР башкаласында яшәүче Гвидо Гуэррини FIA EcoRally Cup электр һәм водород автомобильләре арасында ралли буенча дөнья беренчелегендә икенче урынны алды.
Гвидо Гуэррини поляк Артур Прусак белән бергә сезонның соңгы ярышында беренче булып финишка килә һәм гомуми зачетта икенче урынга чыга.
Казан спортчысы үз карьерасында штурманнар арасында – ике титул, шулай ук пилотлар арасында 7 икенче урын яулады. ТР башкаласында ул 2016 елдан бирле яши.