Катнашучылар – тугыз илдән 170 тән артык көрәшче
Казанлы Демьян Макаров Олимпия чемпионы Роман Дмитриев истәлегенә багышланган спорт көрәше буенча XI халыкара ярышларда алтын медаль яулады. Бүген Якутскида тәмамланган турнирда тугыз илдән: Россия, Кытай, Беларуссия, Монголия, Венгрия, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстаннан 2005–2007 елларда туган 170 тән артык спортчы катнашты.
«Ракета» ФСБ тәрбияләнүчесе ирекле көрәш дисциплинасында җиңү яулады. Казанда Демьян Макаров тренер-укытучы Марат Ларин җитәкчелегендә шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең физик культура һәм спорт комитетында.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, казанлы Ренас Зәйнетдинов самбо буенча Россия чемпионатында 71 кг авырлык категориясендә беренче урынны яулады.