В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ир-ат махсус интернет-платформада теркәлгән булган.
Фото: Денис Гордийко
23 нче мартта «Сафиуллин» полиция бүлегенә бер ир-ат мөрәҗәгать итә, ул 2020 елдан бирле таныш булмаган кыз шалтыратуын һәм кыйммәтле кәгазьләрне сатуларда катнашырга тәкъдим итүен җиткерә. Бер елдан артык ир тәкъдимнәрдән баш тарта, әмма декабрь аенда риза була һәм махсус сәүдә мәйданчыгында теркәлә. Ул электрон кошелек ясый һәм аны тулыландыру өчен берничә кредит килешүләрен рәсмиләштерә. 320 мең сум күчереп, мошенник зыян күрүченең счет идарәсен аңа тапшырырга күндерә. Күпмедер вакыттан соң ир акчаларны счеттан чыгарырга карар кыла, әмма ул 30 мең сум акчаны гына ала ала. Алданганына төшенеп, полициягә мөрәҗәгать итә.
«Хәзерге вакытта полиция бүлегендә җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», - дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр уздыралар дигән шик бар икән, әгәр дә аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән икән, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.