В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алдакчылар ир-атны барлык акчаларын курьер аша тапшырырга күндергән
Денис Гордийко фотосы
70 яшьлек Казан кешесе алдакчылар тозагына эләгә һәм 500 мең сум акчасын югалта. Җинаятьчеләр үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштыра һәм зыян күрүчене акчаларын курьер аша тапшырырга күндергән.
Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, Казанда яшәүче өлкән яшьтәге ир-атка посылка юллау сылтавы белән алдакчылар шалтырата һәм аннан смс-хәбәрдәге кодны әйтеп бирүен сорыйлар.
Аннары зыян күрүчегә билгесез кешеләр тагын бер кат шалтырата, алар үзләрен көч структуралары хезмәткәрләре дип таныштыра. Алар өлкән яшьтәге ир затына мошенникларның кодны урлаулары һәм пенсионерның акчаларын үзләштерергә тырышулары турында хәбәр итә. Акчаларны куркынычсыз урында сакларга теләп, ир-ат алдакчылар күрсәтмәсе буенча җыелган акчаларын «декларацияләгән». Ягъни ул, курьер аша, 500 мең сум акчасын читләргә тапшырган. Соңрак ир-ат үзен алдаганнарын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Килеп чыккан очрак нигезендә «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе гражданнарны уяу булырга өнди. Полиция хезмәткәрләре таныш булмаган затлардан килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә, банк карталары турында мәгълүматны чит затларга бирмәскә һәм билгесез счетларга акча күчермәскә киңәш итә.
Алдарак Казанның Яңа Савин районында яшәүче 40 һәм 29 яшьлек хатын-кызларның өстәмә керем алырга теләп, алдакчылар тозагына эләгүе хакында хәбәр ителгән иде. Хатын-кызлар криптобиржада акча эшләргә һәм акчаларын инвестицияләргә ниятләп, гомумән алганда, 3 миллион сум акчаларын югалталар.