В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зыян күрүче аферистлар җибәргән сылтама буенча күчкән, шуннан соң аның счетыннан акча алынган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь). Казанда яшәүче сноуборд сатып алырга теләп, мошенникларның хәйләсенә эләгә һәм 20 мең сум югалта.
Зыян күрүче сүзләренчә, сайтларның берсендә ул сату турында белдерү тапкан. Аферист аңардан килешүне рәсмиләштерү өчен залог кертүне сораган. Казанлы махсус сылтама буенча күчкән, шуннан соң аның счетыннан акча алынган. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 3 нче өлешендә каралган «Банк счетыннан урлау» буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары уздыра, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Россия Эчке эшләр министрлыгы мошенниклык очраклары арту сәбәпле, халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратучы һәм туганнарыгыз турында мәгълүмат бирүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамый.