Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.05.2022, 17:17

Казанда яшәүче мошенникларның «куркынычсыз счет»ларына 700 мең сумнан артык акча күчергән

Зыян күрүченең кесә телефонына үзен банк хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтыраткан.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы май). Татарстан башкаласында телефон мошенниклыгының чираттагы очрагы булган. Бу юлы аферистларның кармагына шәһәрдә яшәүче 51 яшьлек ир эләккән.

13 нче майда зыян күрүченең кесә телефонына билгесез кеше шалтырата, үзен финанс оешмасы хезмәткәре дип таныштыра. Ул ир-атның банктан алган кредитлары белән кызыксына: тискәре җавап ишеткәч, трубкасын куя.

Бераздан зыян күрүченең телефонына мессенджер аша тагын бер кеше шалтырата һәм үзен башка банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Финанс оешмасының ялган хезмәткәре, хәзерге вакытта ир-атның банк счетыннан акча күчерү бара, һәм аларны саклап калу өчен, кушымта аша «куркынычсыз счет»ка күчерергә кирәк, дип хәбәр итә. Ир мошенникларның күрсәтмәләрен үтәгән һәм аларга 137 мең сум акча күчергән, ә соңрак – тагын 90 мең сум. Акча алгач, җинаятьчеләр туктамый һәм казанлыга аның исеменә кредит рәсмиләштерелүе хакында хәбәр итә. Аларның сүзләренә караганда, акча урлауга юл куймас өчен, иргә яңа кредит рәсмиләштерергә һәм шулай ук сумманы мошенникларның «куркынычсыз счет»ларына күчерергә кирәк була. Нәтиҗәдә, күчерелгән акчаның гомуми суммасы 700 мең сумнан артып киткән.

«Мәскәү» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче бүлеге тарафыннан каралган «Мошенниклык» җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз.

Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – ул аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк.

Әгәр карта белән ниндидер операцияләр үткәрелә дигән шик булса, әгәр аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә.  СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар