Зыян күрүче җинаятьчеләр җибәргән сылтама буенча күчә һәм банк картасының реквизитларын күрсәтә
Фото: Денис Гордийко
Зыян күрүче сөйләвенчә, ул интернетта мотоблок сатып алганда мошенникларның хәйләләренә эләккән. Үзенә туры килгән белдерүне тапкач, егет җинаятьчеләр җибәргән сылтама буенча күчә һәм банк картасының реквизитларын күрсәтә.
Нәтиҗәдә, аның шәхси хисабынннан 59 мең сумнан артык акча салдырып алынган. Сатучы белән элемтә өзелгән, шуңа күрә казанлы хокук саклаучыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. «Гвардия» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче «Мошенниклык» өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча кузгатылган җинаять эше тикшерелә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Ведомствода, аферистлар корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәклеген искәртәләр. Банк карталары реквизитларын хәбәр итәргә һәм тикшерелмәгән счетларга акча күчерергә ярамый.