В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Товарны сату турындагы белдерүне егет социаль челтәрләрдә күргән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июнь). Казанлы мошенникларга ышанып, автомобиль дисклары өчен 20 мең сумга якын акча күчергән.
21 яшьлек зыян күрүче сүзләренчә, социаль челтәрләрдә ул кирәкле товарны отышлы бәядән сату турында белдерү күргән. Сатучы белән элемтәгә кереп, егет сатып алу нечкәлекләре турында сөйләшә һәм аңа 19 мең сум акча күчерә. Әмма күрсәтелгән вакытта ул автомобиль дискларын алмый.
Бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче «Мошенниклык» өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласындагы идарәсе матбугат хезмәте.
Интернетта товарлар сатып алганда аны тапшырганчы яки җибәргәнче акча күчерүне сораган аферистлар белән очрашырга мөмкин. Халыкка сатып алуларны, алдан бәяләмәләрне өйрәнеп, тикшерелгән интернет-мәйданчыкларда гына башкарырга киңәш итәләр.