Ир-ат интернет аша агач материаллары сатып алырга теләгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). Агач материаллары сатып алырга теләп, 39 яшьлек ир-ат мошенниклар белән элемтәгә керә һәм 54 мең сум акча югалта.
Зыян күрүче хәбәр итүенчә, аны интернеттагы бер белдерү кызыксындырган, шуннан соң ул сатучы белән элемтәгә кергән. Телефон аша алар килешү шартлары турында сөйләшкән һәм билгесез кеше казанлыны банк картасы реквизитлары буенча акчаны алдан җибәрергә күндергән. Шулай итеп, сатучы алдау һәм җинаять юлы белән зур сумма акча алган. Зыян күрүче ярдәм сорап «Промышленный» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Бүгенге көндә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.