Зыян күрүче, интернеттагы сылтама буенча күчеп, үзенең шәхси мәгълүматларын күрсәткән
Өстәмә акча алырга теләп, Казанның 39 яшьлек кешесе мошенникларның хәйләләренә эләгә һәм 800 мең сумнан артык акчасын югалта.
Зыян күрүче сүзләренчә, интернетта ул өстәмә акча эшләү турындагы тәкъдимне күргән. Сайт сылтамасы буенча күчеп, ир-ат үзенең шәхси мәгълүматларын күрсәткән, шуннан соң аңа билгесез кеше шалтыраткан. Аның үтенече буенча казанлы махсус программа күчереп алган һәм сәүдә мәйданчыгында теркәлгән, анда ул виртуаль валюта сатып алган. Бу вакытта куратор элемтәдә була һәм килеп туган сораулар буенча аңа консультация бирә.
Табышны арттыру өчен ир-ат һәрвакыт төрле счетларга акча күчергән. Алга таба казанлы банкта ике кредит рәсмиләштергән, әмма үз керемен арттыра алмаган. Нәтиҗәдә ул кертелгән акчаларны чыгарырга карар кылган, ләкин куратор белән элемтә өзелгән. Зыянның гомуми суммасы 800 мең сумнан артып киткән.
«Азино-2» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Ведомствода шуны искәрттеләр: мошенниклар корбаны булмас өчен, билгесез затлардан килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Таныш булмаган кешеләргә үз банк карталарың һәм счетларың турында мәгълүмат бирергә, билгесез реквизитларга акча күчерергә һәм шикле сылтамалар буенча күчәргә кирәкми.