Сатучы булып кыланган җинаятьче ир-атның банк картасы мәгълүматларын белеп ала, шуннан соң андагы акчаларны үзенә күчерә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). Казанда яшәүче интернет-сайтларның берсендә инвалид коляскасы сатып алырга омтылып, 400 мең сумга якын акчасын югалткан.
62 яшьлек ир интернетта инвалид коляскасын сату турында игълан тапкан. Сатучы белән элемтәгә кергәч, зыян күрүче аңа үз банк картасы мәгълүматларын, шул исәптән карта артындагы CVC кодын да әйткән. Шуннан соң Казан кешесенең банк картасыннан 400 мең сумга якын акчасы юк булган. Мошенникларның хәйләсенә эләккәнен аңлап, зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 3 нче өлешенең «г» пунктында каралган (банк счетыннан акча урлау) җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Мошенниклык очраклары арту сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратып, туганнарыгыз турында нинди дә булса мәгълүмат бирүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамый. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, исәп-хисап торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Карта белән ниндидер операцияләр ясалуы турында шик булса, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән очракта, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрнамәдә күрсәтелгән номерларга шалтыратырга һәм хәбәр җибәрергә ярамый, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.