В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сату турында белдерүне зыян күрүче мессенджерларның берсеннән тапкан
Фото: Денис Гордийко
22 яшьлек зыян күрүче «Танкодром» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Казанлы сүзләренчә, мессенджерларның берсендә ул автомобиль тәгәрмәчләрен сату турында белдерү тапкан һәм аларны сатып алырга теләгән. Егет сатучы белән товарны сатып алу турында килешкән. Мошенник товар җибәргәнен хәбәр итә һәм сатып алучыга түләү өчен банк картасы реквизитларын бирә. Зыян күрүче килешү шартларын үтәгән, ләкин тәгәрмәчне алмаган.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Исегезгә төшерәбез, мошенниклар корбаны булмас өчен мессенджерларда билгесез кешеләр белән шәхси хат алышырга һәм товарны күрмичә сатып алырга ярамый.