Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.10.2019, 17:21

Казанлы Эльфак Мифтахов республиканың иң яхшы «автобабае» исеменә лаек булды

77 яшьлек машина йөртүче шулай ук конкурсның иң хөрмәтле катнашучысы буларак махсус приз белән бүләкләнде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Казанда яшәүче 77 яшьлек Эльфак Мифтахов республика автомастерлык конкурсында җиңүче булды. Конкурсның финалы бүген ТР ЮХИДИ мәйданчыгында узды.

Быел 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында конкурсның финалына Татарстанның 38 шәһәреннән һәм районыннан 38 автомобиль йөртүче чыкты. Алар җиңел автомобиль белән идарә итүнең практик күнекмәләрен, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында зачетта беренче урынны Эльфак Мифтахов (Казан) яулады. Икенче урында - Павел Еремин (Яр Чаллы). «Бронза»ны Хәниф Хаҗиев (Саба районы) яулады.

Автоледилар арасында Лариса Пашкова (Яшел Үзән районы) иң яхшысы дип табылды. Икенче урынны Тәухидә Җиһаншина (Әтнә районы), өченче урынны Надежда Долматова (Лениногорск районы) яулады.

77 яшьлек казанлы Эльфак Мифтахов һәм Яшел Үзән районында яшәүче 68 яшьлек Лариса Пашкова конкурсның иң мактаулы кунаклары буларак махсус приз белән бүләкләнделәр, дип хәбәр итә ТР ЮХИДИ матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар