Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.12.2021, 10:10

Казан БМОда бәла-казаларга каршы тотрыклылык үзәге буларак теркәлгән

Россиянең барлык шәһәрләреннән бу статуска Татарстан башкаласы гына ия.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Казан БМОның бәла-казалар куркынычын киметү буенча халыкара стратегиясе кысаларында гамәлгә ашырыла торган Сендай кыса программасында катнашучы буларак Берләшкән милләтләр оешмасында бәла-казаларга каршы тотрыклылык үзәге буларак теркәлгән. ТР башкаласы – Россиянең әлеге статусны алган бердәнбер шәһәре, бу Татарстан башкаласына тагын да зуррак йөкләмәләр һәм җаваплылык йөкли, дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә.

«Әлбәттә, бу безгә җаваплылык өсти һәм алга таба да бу югары статуска тап төшермәскә тиешбез. Шунысы мөһим, Казан БМОда һәлакәтләргә каршы тотрыклылык үзәге буларак теркәлгән Россиядә беренче шәһәр булды. Алынган темпны, тенденцияне саклап калу мөһим. Болар барысы да казанлыларның иминлегенә юнәлдерелгән, һәм без бу эшне киләсе елда да дәвам итәчәкбез», – диде шәһәр башлыгы.

Тотрыклылык үзәкләренә стихияле бәла-казалар куркынычларын бетерү һәм климат үзгәрү буенча сәяси һәм техник йөкләмәләре булган шәһәрләр керә. Шәһәр 2015-2030 елларга бәла-казалар куркынычын киметү буенча Сендай кыса программасы нигезендә бәла-казалар куркынычын киметү буенча стратегиягә һәм планга ия булырга тиеш.

Казанның Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов хәбәр иткәнчә, Казанда бәла-казаларга каршы тотрыклылык үзәген оештыру тәкъдиме агымдагы елның апрель аенда ТР башкаласында узган «Милли һәм җирле дәрәҗәдә Сендай кыса программасын гамәлгә ашыру бишьеллыгы: нәтиҗәләр һәм перспективалар» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә яңгыраган. Конференциядә кыса программасында катнашучылар милли һәм җирле дәрәҗәдә программаларны гамәлгә ашыру йомгаклары һәм перспективалары турында мәгълүмат бирделәр, шулай ук аны интенсификацияләү буенча тәкъдимнәр әзерләделәр.

Фердинант Тимурханов искәрткәнчә, 2017 елда Казан Россиянең беренче җиде шәһәре арасында, бәла-казалар куркынычын киметү буенча БМО халыкара стратегиясе кысаларында тормышка ашырыла торган мөмкин булган табигый һәм техноген катастрофалардан шәһәрләрне саклау программасында катнашучы сертификатына ия булды. «Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре җирле дәрәҗәдә Сендай кыса программасын гамәлгә ашыру буенча укулар уздылар», – дип хәбәр итте Фердинант Тимурханов.

Сендай кыса программасы эшчәнлегенең бер юнәлеше булып фәнни, уку һәм иҗтимагый оешмаларны бөтен тикшерелә торган чылбыр буенча куркынычлар белән идарә итүне ныгыту максатларында бәла-казаларның сәбәпләрен, шартларын һәм хәвеф-хәтәрләрен өйрәнүгә җәлеп итү тора. Шулай итеп, Гражданнарны яклау идарәсе тарафыннан куркынычсызлык өлкәсендә әйдәп баручы институтлар – ВНИИ ГОЧС һәм КНИТУ-КАИның сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык кафедрасы белән хезмәттәшлек оештырылды – алар Сендай кыса программасын тормышка ашыруда Гражданнарны яклау идарәсенә фәнни-методик ярдәм күрсәтәләр.

Моннан тыш, агымдагы елның 12-нче маенда Казан 400 мең кешелек халкы булган шәһәрләр арасында өч җиңүче арасында Мәскәүдә «Минем шәһәр – куркынычларсыз» пилот проектында катнашучы буларак бүләк алды. Ул Россия чынбарлыгында муниципаль берәмлекләрнең гадәттән тыш хәлләрдә тотрыклылыгын халыкара бәяләүгә нигезләнгән. Пилот проектында барлыгы 285 катнашучы-шәһәр теркәлгән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.12.2021
Видеорепортаж
27.12.2021 12:19
Казанның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә бер ел эчендә 460 мең кеше мөрәҗәгать иткән
Барлык яңалыклар