В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
3 мартта шәһәрлеләр аз керемле ялгыз татарстанлылар өчен азык-төлек ала алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль, Екатерина Виславская). 3 мартта Казанның өч эре сәүдә челтәренең 215 кибетендә “Игелек кәрзине” гомумшәһәр хәйрия марафоны башлана. Татарстан башкаласы әлеге акциягә кушылган Россиянең биш шәһәрләреннән берсе була.
Казанлылар 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр озак вакыт саклана ала торган азык-төлек алып, аларны касса арты зонасында волонтерларга бирә алалар. Икенче көнне азык-төлек комплектлары формалаштырып, Әлки, Яшел Үзән, Балык бистәсе, Кайбыч һәм Биектау районнарында яшүче аз керемле гаиләләргә озатылачак. Һәр кибеттә ике волонтер торыр, дип фаразлана.
“Бүгенге көндә дәүләт тарафыннан даими ярдәмгә мохтаҗ аз керемле кешеләр булуы төп проблема булып тора. Без аларга социаль ярдәм итәргә тырышабыз, ләкин аларның күбесе моны теләми һәм үзләренең проблемаларын мөстәкыйль рәвештә хәл итәселәре килә, - диде ТР хезмәт министры урынбасары Юлия Әбдриева. – Пенсионерлар өчен әлеге ярдәм бик мөһим. Алар әлеге азык-төлек комплектларын алып, берникадәр вакытка бу хакта уйламый тора алалар”.
Казан белән бергә акциядә Түбән Новогород, Екатеринбург, Новосибирск һәм Мәскәү шәһәрләре катнаша. Узган елда “Игелек кәрзине” акциясе ярдәмендә 80 мең тонна азык-төлек җыелды һәм 6 мең аз керемле гаиләгә һәм пенсионерга ярдәм күрсәтелде.