Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2026, 12:25

Казан яңа төзелгән объектларны файдалануга тапшыру күләме буенча миллионнан артык халык булган шәһәрләр арасында икенче урында тора

Татарстан башкаласында узган елны 1,3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

Денис Гордийко фотосы

2025 елда Татарстан башкаласы яңа төзелгән объектларны файдалануга тапшыру күләме буенча, илнең иң тиз үсә торган агломерацияләренең берсе булуын раслап, миллионнан артык халкы булган шәһәрләр арасында икенче урынны алган. Узган елны Казанда барлыгы 1 миллион 310 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, шуның 92 мең квадрат метры – социаль ипотека программасы буенча. Бу хакта Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин җиткерде.

Мэр ассызыклаганча, демография турыдан-туры яңа кварталларга, социаль объектларга һәм заманча инфраструктурага ихтыяҗ тудыра. Халык санының артуы Казанны актив рәвештә киңәйтергә һәм төзелеш темпларын арттырырга мәҗбүр итә. Соңгы 20 елда халык саны 214 мең кешегә арткан, якты дөньяга аваз салган нәниләр саны 380 меңнән артып киткән – бу Россиянең миллионнан артык халкы булган шәһәрләре арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсе, дип хәбәр итте Илсур Метшин.

Шул ук вакытта шәһәр мәгариф мохитенә инвестицияләр җәлеп итә. Балалар бакчалары челтәре киңәя. «33 нче хәрби шәһәрчек» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән яңа корпус ачылган, илкүләм «Гаилә» проекты ярдәмендә тагы ике учреждение төзекләндерелгән. Яңа йортлар төзелү белән беррәттән, тулы микрорайоннар булдырып, мәктәпләр һәм балалар бакчалары барлыкка килә. Ике дистә ел эчендә шәһәрдә 42 яңа мәктәп һәм 144 балалар бакчасы төзелгән, 166 мәктәп һәм мәктәпкәчә 89 учреждение капиталь яңартылган.

Медицина инфраструктурасы шулай ук югары тизлектә үсә. Салават күпере районында 60 меңнән артык пациентка исәпләнгән зур шәһәр поликлиникасы эшли башлады. Вишневка бистәсендә, шулай ук «Яз» һәм «Идел киңлекләре» торак комплексларында яңа амбулаторияләр ачылган. 18 нче номерлы шәһәр хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген төзү эшләре дәвам итә.
Фоторепортаж
Ратушада Казан шәһәре Думасының VI сессиясе уза
Барлык яңалыклар