В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Муниципалитетны үстерүгә ел ахырына кадәр 25,5 млн сум акча тотылачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче ноябрь). Казан өченче урынны яулады һәм «Муниципаль икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү» номинациясендә «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсында 25,5 млн сум акча отты. Нәтиҗәләр Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинның вице-премьерлар белән оператив киңәшмәсендә ясалды.
Әлеге номинациядә катнашу өчен Россиянең 65 төбәгеннән 244 гариза җибәрелгән. «Муниципаль икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү» номинациясендә беренче – Сызрань шәһәре, икенче Владивосток булган.
Быел «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсына барлыгы 1,3 меңнән артык гариза килгән, дип хәбәр итте вице-премьер Марат Хөснуллин.
«Без Россия шәһәрләре һәм авыл җирлекләренең үз гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту һәм күтәрү өстендә эшләвен күрәбез, бу хакта әлеге конкурска гаризаларның ел саен артуы дәлилли. Быел 78 төбәктән 1300 дән артык муниципаль берәмлек гаризасы килгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 10% ка диярлек күбрәк һәм конкурс уздырыла башлаганнан иң зур күрсәткеч. 50 призлы урын 33 төбәкнең 49 муниципаль берәмлеге арасында «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсында бүленде», – диде Марат Хөснуллин.
«Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсы 2017 елдан бирле үткәрелә, анда илнең алты меңнән артык муниципаль берәмлеге катнашкан, шуларның 245 е призлы урыннар алган.
2023 елда иң күп гаризалар Краснодар краеннан, Татарстаннан, Чечнядан, Удмуртиядән, Волгоград һәм Ульяновск өлкәләреннән һәм Красноярск краеннан килгән. Откан акчалар муниципалитетларны үстерүгә ел ахырына кадәр тотылачак.