Татарстан башкаласын бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына узып киткән.
Фото: Денис Гордийко
«Өч ел дәвамында Татарстан башкаласы лаеклы рәвештә өченче урынны тота. Бу –безнең уртак эшнең нәтиҗәсе», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Шул рәвешле, Казан 210 балл җыйган, Мәскәү – 293 балл, ә Санкт-Петербург – 256 балл. Барлыгы 2022 елда индекс Россиянең 1117 шәһәре өчен исәпләнгән.
Шәһәр мохитенең сыйфат индексын РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы билгели. Ул Россия шәһәрләре үсеше потенциалын бәяләү инструменты булып тора. Индексны формалаштыруга шәһәр киңлекләренең иң кирәкле алты төре (торак, иҗтимагый-эшлекле һәм социаль-ял итү инфраструктурасы, яшел территорияләр, яр буйлары, урам инфраструктурасы һәм гомумшәһәр киңлекләре) булган 36 индикатор йогынты ясый. Аларның һәркайсы алты күрсәткеч буенча бәяләнә: куркынычсызлык, уңайлылык, экологик як, тәңгәллек һәм төрлелек, әйләнә-тирәлекнең заманча һәм хакимият органнарының нәтиҗәлелеге. Һәр күрсәткеч ун баллы шкала буенча бәяләнә һәм сыйфатның йомгаклау индексына җыела. Шәһәр җыя ала торган максималь балл саны – 360.