Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гафаровка бүләкне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков икеайлыкта 19 меңнән артык техника җәлеп ителде, дип билгеләп үтте. Чүп полигоннарына ике ай эчендә 510 мең кубометр чүп чыгарылган. Муниципалитет вәкилләре 760 меңнән артык агач һәм куак утырткан, ә предприятиеләр һәм оешмалар – 540 меңгә якын.
«Санитар-экологик икеайлык апрельнең беренче көнендә башланды. Ике ай дәвамында республикада яшәүчеләр, муниципаль берәмлекләр, табигать саклау хезмәтләре, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре тәртип урнаштыру эшенә актив кушылдылар. Беренче көннәрдән үк шәһәрләрдә, районнарда һәм бистәләрдә күп санлы табигать саклау акцияләре, массакүләм өмәләр, экологик дәресләр үткәрелде. Икеайлык чорында меңләгән энтузиаст һәм иреклеләрне 1,5 меңгә якын экологик акция берләштерде», – дип хәбәр итте министр.
Әйтик, быел Казанда икеайлык кысаларында узган гомумшәһәр өмәсендә 17 мең кубометрга якын чүп-чар җыелды. Шәһәр территорияләрен җыештыруда Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Шулай ук «Экология» илкүләм проекты кысаларында Татарстан халкы «Россия суы» бөтенроссия акциясендә катнашты, Идел көненә багышланган чара әлеге вакыйгалар марафонында үзәк урынны алып торды. Бер үк вакытта ул Казанда, Волгоградта, Түбән Новгородта һәм Самарада узды. Һава торышы начар булуга карамастан, акциягә әлеге шәһәрләрдә яшәүче йөзләгән кеше кушылды, нәтиҗәдә, Казан катнашучылар саны буенча беренче урынны алды. 2021 елда Татарстан әлеге табигать саклау чарасында абсолют җиңүче булды. Быел акция октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.