В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең эре һәм урта предприятиеләрендә уртача айлык хезмәт хакы 62 мең сумнан артып киткән.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче ноябрь, Диана Жиленкова). Казан Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында хезмәт хакы күләме буенча 4 нче урынны алды. 2021 елда ТР башкаласы әлеге күрсәткеч буенча 6 нчы урында иде, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
Аның сүзләренә караганда, иң югары хезмәт хакы шәһәр буенча уртача күрсәткечтән 1,5 тапкыр артып китә, мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендәге оешмаларда (91 мең 512 сум), һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлектә (86 мең 777 сум), финанс оешмаларында (79 мең 65 сум), электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлү предприятиеләрендә (77 мең 4 сум) теркәлгән.
Агымдагы елның 8 ае нәтиҗәләре буенча, шәһәрнең эре һәм урта предприятиеләрендә уртача айлык хезмәт хакы 62 мең сумнан артып киткән, 2021 ел белән чагыштырганда, 14,5% арткан. «Кызганычка каршы, хезмәт хакы арту сәбәпле, реаль хезмәт хакы күләме 99,7% тәшкил итте», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Кече предприятиеләр хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 32 мең сумга җиткән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 17,8% ка артык.