Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2025, 17:49

Казан гомер озынлыгы буенча Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында беренче урында тора

Өч сәламәтлек саклау объекты быел «Яз», «Идел киңлекләре» торак комплексларында һәм Вишневка бистәсендә төзеләчәк

Казанлылар тормышының факттагы озынлыгы 76,5 ел тәшкил иткән, бу Казанны Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында беренче урынга чыгара. Казанда сабыйлар үлеме дәрәҗәсе соңгы 10 елда 58 процентка кимегән һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Түбән Новгород белән чагыштырганда түбәнрәк булган. Мондый мәгълүматларны Казан шәһәр Думасының XXXVI сессиясендә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин китерде.

Шәһәр мэры хәбәр иткәнчә, быел шәһәрдә өч яңа сәламәтлек саклау объекты барлыкка киләчәк. «Яз», торак комплексында өлкәннәр өчен поликлиника, «Идел киңлекләре» торак комплексында – балалар өчен, ә Идел буе районы Вишневка бистәсендә амбулатория төзиячәкләр.

Яңа объектлар төзүдән тыш, сугыш ветераннары госпитальләрен, 2 нче, 12 нче, 16 нчы, 18 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәләрен, шулай ук МКДЦ, йогышлы авырулар хастаханәсен һәм наркологик диспансерны ремонтлау дәвам итә.

«Бүген Казан медицинасы республика җитәкчелеге ярдәме, хастаханәләрне һәм поликлиникаларны модернизацияләү һәм төзү, квалификация дәрәҗәсе ярдәмендә күпчелек юнәлешләр һәм күрсәткечләр буенча алдынгы булып тора», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

2024 елда 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге төзелеше тәмамланды, анда дөньяга 9 мең яңа туган бала барлыкка килде. Салават Куперендә республикада хезмәт күрсәтү өчен 60 мең кешегә исәпләнгән иң зур поликлиника ачылды. Объектны төзү 2023 елның языннан «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча алып барылды.

Казанның медицина оешмаларына, ТР рәисе карары буенча, 300 дән артык заманча компьютер куелган. «Соңгы җиде елда хастаханәләр табиблар һәм шәфкать туташлары белән комплектланган. Поликлиникаларның беренчел челтәре дә модернизацияләнгән, Казан поселокларында табибларның дистәләгән офислары төзелгән», – дип өстәде шәһәр башлыгы.

Росстат мәгълүматларына караганда, Казанда 1000 кешегә үлем күрсәткече 10,0 ны тәшкил итә. Халыкның табигый арту (кимүе) коэффициенты буенча Татарстан башкаласы Идел буе федераль округында беренче урында тора.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясе
Видеорепортаж
20.02.2025 17:52
Илсур Метшин дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясендә еллык хисап белән чыгыш ясады
Барлык яңалыклар