В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласы халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Кунакханә бизнесын алып бару өчен иң яхшы шәһәр» номинациясендә беренче урынны алды.
Фото: Туризм үсеше комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU 29-нчы ноябрь). Казан 2021 елгы Милли кунакханә премиясенең финалына «Кунакханә бизнесын алып бару өчен иң яхшы шәһәр» номинациясендә чыкты һәм, көндәшләреннән (Санкт-Петербург һәм Екатеринбургтан) күпкә зуррак өстенлек алып, халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча беренче урынны яулады. Судьялар комиссиясенең бәяләү нәтиҗәләре буенча җиңү Санкт-Петербургка бирелде. Бүләкләү тантанасы 27-нче ноябрьдә Мәскәүдә узды.
Премияне оештыручылар 35 номинация буенча нәтиҗәләр ясадылар – иң яхшы отельләр, кунакханәләр, шифаханәләр һәм спа-комплексларны ачыкладылар.
«Милли кунакханә премиясе – 2021» Бөтенроссия конкурсы РФ Икътисади үсеш министрлыгы, Туризм буенча федераль агентлык һәм башка ведомстволар ярдәмендә Россия кунакханә ассоциациясе тарафыннан уздырыла. Судьялар комитеты рәисләре – Россия кунакханә ассоциациясе президенты Геннадий Ламшин һәм Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Елена Лысенкова, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты.