В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өч атна эчендә мотоциклчылар 10,5 мең км юл үтәчәк
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июль). Казан Baltic Rally фестиваленең Владивосток-Выборг бөтенроссия патриотик мотоузыш маршрутының бер өлеше булачак. Бүген кич илнең төрле почмакларыннан 100 ләп мотоциклчы очрашачак.
Мотоузыш 30 нчы июньдә Владивостокта башланды һәм 20 нче июльдә Выборгта тәмамланачак. Өч атна эчендә мотоциклчылар 10,5 мең км юл үтәчәк. ТР башкаласыннан тыш, маршрут Хабаровск, Благовещенск, Чита, Улан-Удэ, Иркутск, Красноярск, Кемерово, Новосибирск һәм башка шәһәрләрне үз эченә ала.
Моннан тыш, мотоузышка көньяк шәһәрләрдән – Сочи, Севастополь, Ростов-на-Дону, Воронеж, Әстерханнан һәм илнең төньяк өлешеннән – Мурманск һәм Карелиядән, шулай ук Белоруссиядән мотоциклчылар кушыла, дип хәбәр итә оештыручылар.