Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.04.2019, 11:59

Казан беренче майны каршы ала: туристлык сезоны ачылу, шигърият кичәләре һәм җиңел атлетика марафоны

Шәһәр халкы һәм Казан кунаклары җәмәгать киңлекләрендә дә күңел ача һәм кызыклы чараларны тамаша кыла алачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Бу елның иң кыска эш атнасы ахырына якынлаша, алда – көтеп алынган май бәйрәмнәре һәм рәттән 5 ял көне. Бу вакыт эчендә барысын да өлгерергә мөмкин: күптән кичектерелгән эшләрне башкарырга, дачага барып кайтырга, әлбәттә инде, гаилә яисә дуслар белән бергәләшеп шашлык ашарга. Шәһәр халкы һәм Казан кунаклары җәмәгать киңлекләрендә дә күңел ача һәм кызыклы чараларны тамаша кыла алачак. Горький исемендәге паркта Яз һәм хезмәт бәйрәме, «Черек күл» паркында «Сүзләр һәм музыка» шигъри баттлы, Казан марафоны (аның маршруты республика башкаласының барлык истәлекле урыннарын диярлек үз эченә алган), шулай ук төп җәяүлеләр урамындагы Пасха ярминкәсе һәм башкалар.

Горький исемендәге паркта Хезмәт көне

1-нче май

Көн дәвамында Горький паркында шәһәрлеләр Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе белгечләре кунакларны юл хәрәкәте иминлеге нигезләренә өйрәтәчәкләр. Шулай ук биредә ГТО («Хезмәткә һәм оборонага әзер») нормаларын тапшыру пункты, балалар өчен «КидСпейс» күңел ачу шәһәрчеге һәм өстәл уеннары зонасы эшләячәк. Кичә «Рус баһадирлары» көч тамашасы һәм «Волга-Волга» вокал-инструменталь ансамбле чыгышы белән тәмамланачак.

Иске Татар бистәсендә «Туристларның иртәнге ашы»

1-нче май, 13.00 сәгатьтә

1-нче май көнне Иске Татар бистәсендә җәйге туристлык сезоны ачыла. Бу көнне Казан халкы һәм кунаклары өчен «Туристларның иртәнге ашы» бәйрәме узачак. Мәрҗани урамындагы билгеләнгән җәйге сәхнә мәйданында хәрби оркестр чыгыш ясаячак, алар милли көйләрне уйнаячаклар. Тамашачылар алдында шулай ук республиканың Язучылар берлеге әгъзалары дә чыгыш ясаячак, алар татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыячак.

Шул ук көнне Казан дәүләт мәдәният институты студентлары зур программа белән чыгыш ясаячак; алар уеннар, шулай ук рәсем сәнгате, чигү һәм театр сәнгате буенча остаханәләрдән торган «Сәнгать эзләре буйлап» анимацион балалар программасын тәкъдим итәчәк.

Бәйрәм кичке программа белән тәмамланачак. Шулай итеп, 18.00 сәгатьтә сәхнәдә татар, төрек, инглиз, француз һәм итальян телләрендә җырлар башкарылачак, ә бию коллективлары матур биюләр тәкъдим итәчәк.

Шулай ук бәйрәм кунаклары «Татар бистәсе» музеенда татар милли ашлары ризыкларын татып карый алачаклар.

«Туган авылым» комплексында интерактив тамашалар

1-4 май, 18.00 һәм 20.30 сәгатьләрдә

Казан кунаклары Татарстан мәдәнияте белән «Туган авылым» комплексында таныша алачак, биредә биюләр, җырлар һәм мәзәкләр белән интерактив театральләштерелгән тамаша узачак.

«Катюша» спорт гимнастикасы буенча Казан беренчелеге

2-5 май, 9.00 сәгатьтә

Май бәйрәмнәре вакытында Казанда Спорт гимнастикасы буенча «Катюша» шәхси-команда беренчелеге узачак. Ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган һәм Гимнастика үзәгендә узачак. Турнирда бөтен илдән махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр Олимпия резервы спорт мәктәбе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар-яшүсмерләрнең физик әзерлек клубы спортчылары катнашачак.

Кремль яр буенда «Җиңү кайтавазы»: асфальтта рәсемнәр ясау, биюләр һәм кино куелышы

3-нче май, 16.00 сәгатьтән

Кремль яр буе шәһәр халкын 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Җиңү кайтавазы» чаралары декадасында катнашырга чакыра. 3-нче май көнне 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр балалар аллеясында «Һәрвакыт булсын кояш» дигән асфальтта рәсем ясау конкурсы узачак. Сәхнәдә пирс янында 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр социаль-бал биюе буенча мастер-класс узачак, ә 20.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр шәһәрлеләрне ачык һавада «Чын кеше турында повесть» һәм «Яшь гвардия» хәрби фильмнарын карарга чакыралар.

«Сүзләр һәм музыка» баттлы

3-нче май, 18.00 сәгатьтә

«Черек күл» паркында «Сүзләр һәм музыка» проектының беренче баттлы узачак. Ул шигъриятне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Ачык сәхнәгә шигырь укучылар һәм ди-джейлар чыгачак, бергә яңа әсәр иҗат итәчәкләр. Аларны бу өлкәдә профессионаллар – Диана Сәфәрова, Эльмира Кәлимуллина һәм Андрей Руденко бәялиячәк.

Горький паркында иртәнге йөгерү

4-нче май, 8.45 сәгатьтә

5 чакрымлы - узышта яше, җенесенә яки спорт әзерлегенә карамастан - теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучылар исемлегенә эләгү өчен рәсми сайтта теркәлү узу һәм махсус штрих-код алу да җитә. Теләге булган кешеләр үзләре белән дүрт аяклы дусларын – этләрне ала алачак, аларга да, хуҗалары кебек үк, бөтен маршрутны үтәргә туры киләчәк.

«Җәмәгать бакчасы» ачылышы

4-нче май, 11.00 сәгатьтә

Горки-Әмәт урманында икенче ел рәттән «Җәмәгать бакчасы» ачыла. Парклар һәм скверлар дирекциясенең әлеге зур экологик проекты ярдәмендә барлык теләүчеләр яшелчә һәм чәчәк үсентеләрен бакчаларда бушлай утырта һәм җәй буе карап тора алалар.

Кремль яр буенда «Җиңү кайтавазы»: бию остаханәсе һәм караоке

4-нче май, 19.00 сәгатьтә

«Җиңү кайтавазы» проекты кысаларында 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр яр буенда сальса һәм бачата буенча мастер-класс (яшь категориясе – 18+), ә 20.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр хәрби-патриотик җырлар кичәсе узачак.

Казан марафоны

4-нче май, 9.00 сәгатьтә һәм 5-нче май, 7.35 сәгатьтә

4-нче майда Татарстан башкаласында Казан марафоны старт ала – ярышларның беренче көнендә катнашучылар дистанцияне 3 чакрымга уза алачак. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда марафонның оештыру комитеты чараны ике көнгә бүлде. 4-нче майда балалар ярышы һәм 3 чакрымга йөгерү узачак, ә 5-нче майда спортчылар 10, 21,1 һәм 42,2 км дистанцияләрне үтәргә тиеш. Бу профессиональ спортчыларга, һәвәскәрләргә һәм яңа уенчыларга уңайлы булсын өчен эшләнгән.

Быел Казан марафонында катнашучылар яңа маршрут буенча йөгерәчәк. Йөгерүләргә старт Үзәк стадион янында бирелә. Марафон трассасы бер әйләнеш буенча узачак һәм шәһәрнең төп истәлекле урыннарын – Иске Татар бистәсен, Казан Кремлен, Кремль яр буен, Баскет-холл, «Татнефть-Арена», «Казан Арена», Су спорт төрләре сарае һәм башка күпсанлы спорт объектларын үз эченә алачак. Марафонда катнашучылар Кремль һәм Киров дамбалары, «Миллениум» күпере аша узачаклар.

Катнашу өчен теркәлергә һәм турнирлар җәдвәле, үзенчәлекләре һәм форматы турындагы барлык актуаль мәгълүматны Timerman спорт чаралары сериясенең рәсми сайтында һәм чараның социаль челтәрләрендә алырга мөмкин.

«Пицца» Россия музыка төркеменең чыгышы спортчылар өчен төп бүләк булачак. Концерт үзәк стадионда 19.00 сәгатьтә оештырыла. Керү Казан марафонында катнашучыларның старт номерлары буенча башкарылачак.

«Алар безгә тормыш бүләк итте» бушлай куелышлары

4-нче һәм 5-нче май, 10.00 сәгатьтә

4-нче майдан 9-нчы майга кадәр шәһәрнең Ленин исемендәге мәдәният йорты кинотеатрында «Алар безгә тормыш бүләк итте» бушлай кинокуелышлары узачак. 4-нче майда шунда ук «Кеше язмышы» тасмасы күрсәтеләчәк, ә 5-нче майда – «Йолдыз».

Пасха ярминкәсе

4-нче һәм 5-нче май, 12.00 сәгатьтән

4-нче һәм 5-нче майда Бауман урамында узачак Пасха ярминкәсе масштаблы проектларның берсе булачак. Биредә бәйрәм символикасы һәм декорацияләр белән бизәлгән сәүдә рәтләре урнаштырылачак. Ярминкәдә җирле фермерлар продукциясе, икмәк пешерү һәм сыр җитештерүчеләр, Татарстан һөнәрчеләреннән сувенирлар тәкъдим ителә. Ярминкәдә Казан рестораннары һәм кафелары катнашачак. Кунаклар продукцияне татып кына калмыйча, төрле ризыклар әзерләү буенча күп санлы мастер-классларда да катнаша алачак.

Ярминкәдә музыкаль һәм фольклор коллективларының чыгышлары, рәсем конкурслары, кулич әзерләү һәм пасха йомыркаларны буяу, призлар уйнату буенча мастер-класслар оештырылыр дип көтелә. Биредә үк балалар өчен күңел ачу зонасы оештырылачак.

«Җиңү музыкасы» фестивале

5-нче май, 12.00 сәгатьтә

Җиңү көне алдыннан Горки-Әмәт урманында ел саен үткәрелә торган «Җиңү музыкасы» музыкаль фестивале узачак. Парк сәхнәсендә бөтен республикадан 20-дән артык музыкаль, тынлы һәм инструменталь коллективлары сугыш еллары җырлары белән чыгыш ясаячак. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

«Җиңүгә бер сәгать кала» җәяүлеләр квесты

5-нче май, 13.00 сәгатьтә

Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын «Җиңүгә бер сәгать кала» дигән җәяүле квестта катнашырга чакыралар. Катнашучылар Казанның Җиңүгә керткән өлеше турында беләчәкләр, шулай ук мавыктыргыч биремнәрне чишәчәкләр. Квестта 2-дән 5-кә кадәр кешелек командалар катнашачак. Маршрут Вахитов районының 3-нче номерлы гимназиясендә (Горький ур., 16/7) 13.00 сәгатьтә башлана.

Катнашу өчен сайтта алдан теркәлү узарга кирәк.

«Җиңү мае» музыкаль-шигъри кичәсе

5-нче май, 16.00 сәгатьтә

Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Җиңү мае» музыкаль-шигъри кичәсе узачак. Программада «Болгар кызлары» вокаль триосы һәм Камал театры артистлары, шул исәптән Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы Дания Нуруллина чыгышы көтелә. Керү ирекле.

Кремль яр буенда «Җиңү кайтавазы»: концерт һәм кино күрсәтү

5-нче май, 18.00 сәгатьтә

Җиңү көне якынлашу уңаеннан Кремль яр буенда пирс сәхнәсендә 18.00 сәгатьтә «Җиңү якында» дип аталган концерт программасы планлаштырылган, ә 20.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләр ачык һавада «Ул Ватанны саклый» һәм «Өченче бәрелеш» фильмнарын карый алачак.

Шагыйрә Динара Рәсүлеваның чыгышы

5-нче май, 19.00 сәгатьтә

CUBE контейнер үзәгенең «Диван кафесы»нда шагыйрә Динара Расулева үз шигырьләрен укыячак. Ул Казанда туган, күп еллар шигырьләр язган, әмма шагыйрә буларак Германиягә күчкәннән соң гына формалашкан. Соңгы берничә елда ул Берлинда, Франкфурт-на-Майнеда, Кельнеда, Нюрнбергта, Токиода, Мәскәүдә шигъри укуларда һәм слэмнарда чыгыш ясый.

«Анна Каренина» иммерсив спектаклен уку

5-нче май, 19.00 сәгатьтә

Кабан күленең яңартылган яр буенда «Анна Каренина» исемле иммерсив спектакльне интерактив уку була. Һәр кунак чарада профессиональ актерлар белән бергәлектә үзе дә катнаша алачак.

Барлык яңалыклар