Чыршыны кайда сатып алырга, курантлар тавышын кайда тыңларга һәм өйгә ничек кайтып җитәргә – KZN.RU порталы материалында.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь, Дмитрий Никитин). Тиздән Яңа ел җитәчәк, бәйрәмгә әзерлек тулы куәтенә бара. Кунакка җыенган вакытта нәрсәне исәпкә алырга, фейерверкларны кайда җибәрергә, гадәттән тыш хәл булган очракта кая мөрәҗәгать итәргә һәм җәмәгать транспортының ничек эшләячәге турында KZN.RU порталында укыгыз
Декабрь уртасыннан Казанда чыршы базарлары ачылды. 28 мәйданчыкта чыршы, нарат яисә ак чыршы сатып алырга мөмкин. Чыршы базарларының төгәл адресларын һәм Яңа елның төп бизәгенең бәясен түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин.
Алар 1-нче гыйнварда ябылачак, ә ылыслы агачлар сату урыннары җыештырылачак – моның артыннан район администрацияләре белгечләре күзәтәчәк. Ярминкәләрдә сатылмаган агачлар ваклап, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тапшырылачак.
Салатлардан һәм «Голубой огонек»тан туйган кешеләр өчен 31-нче декабрьдән 1-нче гыйнварга кадәр «Черек күл» паркында бәйрәм программасы – тимераякта массакүләм шуулар һәм концерт оештырылачак. Сәхнә шугалак уртасына ук куелган, анда артистлар чыгыш ясаячак, ә төн уртасында зур экраннарда Россия һәм Татарстан президентларының мөрәҗәгатьләре трансляцияләнәчәк. Яңа ел төнендә конькиларны прокатка сәгать 2:00 гә кадәр алырга мөмкин булачак, ә программа үзе сәгать 3:00 кә кадәр дәвам итәчәк.
Шулай ук Россия Президенты котлавын ишетергә, биергә һәм бәйрәмнең сихри тылсымын якын кешеләр белән Касә янында урнашкан үзәк чыршы янында бүлешергә мөмкин булачак. Яңа ел шлягерларын һәм популяр көйләрне «Казан» гаилә үзәге янында казанлылар белән бергә бәйрәм хедлайнерлары – «Хитобои» төркеме һәм «Веселые Волгари» ансамбле башкарачак. Программа 1-нче гыйнвар көнне 3:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
9-нчы гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Казанда фейерверкларны дүрт мәйданчыкта гына җибәрергә мөмкин:
Барлык бу урыннар махсус янгын сүндерү чаралары һәм куркынычсызлык техникасы турындагы плакатлар белән җиһазландырылган. Янгынга каршы махсус режим вакытында нинди кагыйдәләр кертелүе турында тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин.
Яңа ел каникулларында шәһәрнең һәр районында ачылган чыршы мәйданчыкларына йөрергә мөмкин булачак. Аларның адресларын монда белеп була. Шәһәр паркларында һәм скверларында «Менә-менә» кышкы программасы уза. 87 бушлай чара әзерләнгән, мәсәлән, «Ак чәчәкләр» бульварында иҗат остаханәсе, Горки-Әмәт урманында камера концертлары сериясе, «Булакта яшьләр театрыннан» спектаклен күрсәтү. Кышкы программаның хедлайнеры Санкт-Петербургтан «Упсала-цирк» булды. Артистлар Казанның алты җәмәгать мәйданында чыгыш ясаячак.
Мәдәният учреждениеләре 400 тирәсе чара оештыра. Мастер-класслар, экскурсияләр һәм дәресләр каникул көннәрендә ТР Милли музее, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм аның филиаллары, ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее, Казан зооботаника бакчасы һәм Кызыклы фән һәм техника йорты үткәрәчәк. Театрларда, циркта, Татар дәүләт филармониясендә һәм Сәйдәшев исемендәге концерт залында интерактив спектакльләр һәм мюзикллар тәкъдим ителәчәк. Ә «Мәскәү», «Сәйдәш» һәм «Чулпан» мәдәни үзәкләрендә, Ленин мәдәният йортында, тимер юлчылар һәм «Юность» мәдәният йортында Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында традицион тамашалар узачак.
Моннан тыш, шуу базалары һәм прокат пунктлары булган шугалаклар, шулай ук хоккей тартмалары эшли. Адреслар, контактлы мәгълүматлар һәм эш режимы махсус бүлектә бастырылган.
Җәмәгать транспорты ничек эшләячәк?
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, 31-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр, шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк – 5:30 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр. Метрополитен пассажирларга 6:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр хезмәт күрсәтәчәк.
31-нче декабрьдә 41 шәһәр маршрутында 73 берәмлек күчмә составның эше төн уртасына кадәр озайтылачак, ә 1-нче гыйнварда җир өсте транспорты 7:00 сәгатьтә йөри башлаячак.
7-нче гыйнварда, Раштуа төнендә, бәйрәм хезмәте тәмамланганнан соң, 2:30 сәгатькә 5 автобус (6, 10а, 15, 23, 30 маршрутлары) һәм 2-нче номерлы троллейбус оештырылачак. Пассажирлар «Үзәк стадион» тукталыш пунктыннан яшәү урынына кадәр бара алачак.
Бәйрәм көннәрендә шәһәрнең Транспорт комитетында һәм шәһәрнең транспорт предприятиеләрендә җаваплы хезмәткәрләр кизү торачак. Бөтен булган сораулар буенча башкала халкы һәм кунаклары комитетның кайнар линиясенә +7(843)275-30-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алачак.
Яңа ел бәйрәмнәре һәм төрле чаралар белән бәйле рәвештә урамнарның бер өлеше шәхси транспортта йөрү өчен ябык булырга мөмкин. Юл участокларын ябу турындагы карар ЮХИДИ тарафыннан бәйрәмнәрдә юл торышыннан чыгып кабул ителәчәк.
Кирәк була калса, түбәндәге урамнар ябылырга мөмкин:
Яңа ел каникуллары көннәрендә муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк. Транспорт чараларын парковка урыннарында урнаштырган өчен автомобиль хуҗаларыннан түләүле хезмәтләр ял көннәрендә һәм яңа кагыйдәләр үз көченә керүгә бәйле рәвештә алынмаячак. Шуны да билгеләп үтү мөһим: 31-нче декабрь ял көне булып санала, димәк, парковкалар бушлай булачак.
31-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр шәһәрнең бала тудыру йортлары һәм гинекология стационарлары тәүлек буе эшләячәк, ә пациентларны хастаханәгә салу, авыруның профиленә карап, территориаль принцип буенча үткәреләчәк.
Поликлиникалар 31-нче декабрьдә, 3, 5-нче һәм 8-нче гыйнварда шимбә графигы буенча эшләячәк, ә 1, 2, 7-нче һәм 9-нчы гыйнварда – бәйрәм һәм ял графигы буенча (олылар өчен – 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, балалар өчен – 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр). Бу көннәрдә поликлиникаларда кизү торучыв терапия бригадалары эшләячәк, ә 4-нче һәм 6-нчы гыйнварда поликлиникалар көчәйтелгән режимга күчәчәк, учреждениеләрдә терапия һәм педиатрия бригадалары, тар профильле табиб-белгечләр, рентгенология кабинетлары, лабораторияләр, халыктан чакырулар кабул итү белән ашыгыч ярдәм кабинетлары эшли башлаячак.
Тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары барлык бәйрәм һәм ял көннәрендә яшәү урынына карамастан, беренчел мөрәҗәгатьләр белән пациентларны кабул итәчәк. Хастаханәләр һәм поликлиника бүлекләре составындагы хатын-кызлар консультацияләре поликлиникаларның графигы буенча кизү торачак, бригада составында –табиб-акушер-гинеколог, акушер һәм медицина регистраторы.
Вацинациянең мобиль пунктлары 31-нче декабрьдә һәм 1 гыйнварда ябылачак. 2-нче гыйнвардан 9-нчы гыйнварга кадәр алар шәһәр халкын урнашкан учреждениеләрнең эш режимы буенча кабул итәчәк. Пунктларның тулы исемлеген һәм эш графигын сылтама буенча ачыкларга мөмкин.
Күпчелек учреждениеләр 31-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр үзгәргән график буенча эшләячәк.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге
Казан Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәләре Айдаров урамы, 24, Ивлев урамы, 1/9, Һади Такташ урамы, 73, Мамадыш тракты, 8 адресы буенча урнашкан. Алар кабул итүне расписание буенча алып барачак:
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсенең автомототранспорт чараларын техник күзәтү һәм теркәү бүлеге Оренбург тракты, 5, Тэцевская урамы, 5 адреслары буенча кабул итә. Казанлылар бирегә түбәндәге график буенча мөрәҗәгать итә алачак:
Автосалоннарда урнашкан Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсенең автомототранспорт чараларын теркәү пунктлары да махсус график буенча эшләячәк:
КФҮнең Җиңү проспекты, 214 йорт адресы буенча урнашкан Совет бүлегендә теркәлү пункты түбәндәге расписание буенча кабул ителәчәк:
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Идарәсенең имтихан бүлеге Модель урамы, 10, Актай урамы, 2 адресы буенча урнашкан. Аларда кабул итү график буенча алып барылачак:
Кабул итүгә РФ дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге.
«Минем документлар» офислары (КФҮ)
31-нче декабрь, 1-нче һәм 7-нче гыйнвар барлык офислар өчен – ял көннәре.
Калган көннәрдә - 2, 3, 4, 5, 6, 8-нче һәм 9-нчы гыйнварда – Казанда Зареченский (Чистай урамы, 5), Мәскәү (Коләхмәтов урамы, 25/1) һәм Совет (Җиңү проспекты, 214) күп функцияле үзәк офислары 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Яңа ел каникулларында бердәм идентификация һәм аутентификация системасында һәр теләүчегә хисап язмасын раслау һәм QR-код белән вакцинация турында сертификатлар бастыру, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.
«Россия почтасы» бүлекчәләре
31-нче декабрь көнне почта бүлекчәләре якшәмбе графигы буенча эшләячәк. 1, 2-нче һәм 7-нче гыйнвар көннәре ял көннәре дип игълан ителде, почта хезмәткәрләре почта аша җибәрелгән хатларны һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак.
Әмма 3, 4, 5, 6, 8-нче һәм 9-нчы гыйнварда барлык почта бүлекчәләре гадәти расписание буенча эшләячәк.
Конкрет бүлекнең актуаль эш графигын сайт аша һәм «Россия почтасы» АҖ мобиль кушымтасында ачыкларга мөмкин, дип хәбәр иттеләр компаниянең матбугат хезмәтендә. Пенсия һәм пособиеләр РФ Пенсия фондының төбәк бүлекләре белән килештерелгән график буенча китереләчәк.
Яңа ел каникуллары чорында кизү торуга 250 кеше һәм 100 берәмлек махсус техника составындагы 56 бригада чыгачак. Идарәче оешмалар кизү торучы персоналның тәүлек буе эшләвен тәэмин итәчәк. Бу көннәрдә йорт яны территорияләрен һәм квартал эчендәге юлларны кардан һәм боздан чистарту, түбәләрне кардан һәм боз сөңгеләреннән чистарту эшләре алып барылачак. Йортлардан чүп-чар көн саен чыгарылырга тиеш, ә коммуналь хезмәтләрне өзү белән бәйле планлы эшләр каралмаган.
Халык өчен +7(843)236-41-23 телефоны буенча тәүлек буе эшли торган «Ачык Казан» диспетчерлык хезмәте, шулай ук район администрацияләре эшләячәк. Тулы исемлекне сылтама буенча белергә мөмкин.