В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда дөньяның 21 иленнән 500 спортчы катнаша
Ял көннәрендә, 1 һәм 2 ноябрьдә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә дөньяның 21 иленнән 500 спортчы киокусинкай буенча Дөнья кубогында очрашачак.
Каратэ стиленең берсе булып санала торган әлеге ярыш мондый статуста Россиядә беренче тапкыр уздырыла. Россиянең спорт башкаласы буларак билгеле Казанда югары дәрәҗәдәге шушындый турнир узуы бик күркәм күренеш, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Дөньяның 21 иленнән 500 ләп көрәшче – Абхазия, Болгария, Иран, Казахстан, Кытай, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре илләреннән килгән егет-кызлар иң яхшы спортчы исеме өчен көрәшәчәк.
Беренче көнне Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Дөнья кубогының төркем һәм аерым зачетларда «Кекусин-ката» төре буенча, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «Кекусин – авырлык категориясе» төре буенча ярышлары узачак.
Икенче көнне яшьләр 12-13, 14-15 һәм 16-17 яшьлек егетләр-кызлар арасында үткәрелә торган «Казан барсы» халыкара турнирында «Кекусин – авырлык категориясе» төре буенча көч сынашачак.
Ярышларның тулы расписаниесе белән шәһәр Башкарма комитетының Физик тәрбия һәм спорт комитетының телеграм-каналында әлеге сылтама аша танышырга була.
Чара бушлай оештырыла, ярышлар Фәйзи урамы, 2а адресы буенча узачак.
Алдарак Казанда Тренер көненә багышланган урам фотокүргәзмәсе эшли башлавы хакында хәбәр ителгән иде. Экспозиция Петербург урамында, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы бинасы янында урнашкан. Күргәзмә Татарстанның атказанган тренерларына багышлана – анда республикага һәм илгә чемпионнар әзерләүдә катнашкан 48 остазның портретын күрергә була.