В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасыннан турнирда 20 спортчы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). 13-нче июньнән 16-нчы июньгә кадәр Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда беренче тапкыр гер спорты буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышларда Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән 38 команда - 200-дән артык гер күтәрүче катнаша.
Ярышлар ир-атлар арасында «озын цикл», «ике төр ярыш» һәм «эстафета» дисциплиналарында, шулай ук хатын-кызлар арасында «озын цикл» һәм «ыргылу» дисциплиналарында узачак. Татарстан Республикасыннан турнирда 20 спортчы катнашачак.
Ир-атлар 63 кг, 68 кг, 73 кг, 85 кг, 85 кг.-нан артык авырлык категориясендә ярышачак; хатын-кызлар 63 кг һәм 63 кг.-нан артык авырлыкта көч сынашачак.
Ярышларны ачу тантанасы 14-нче июньдә 14.00 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте. Ярышлар программасын сайтта карарга була.