Бәяләү критерийлары булып инфраструктура, барлык транспорт төрләренең уртача сыйдырышлыгы һәм маршрутларның кабатлану мөмкинлеге торган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче апрель). Казан транспорт элемтәсе иң яхшы үсеш алган Россия шәһәрләре исемлегенә керде. Тикшеренүдә, Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан кала, илнең 50 шәһәренең транспорт системасын анализлаганнар.
Торак пунктларда инфраструктураны, барлык транспорт төрләренең уртача сыйдырышлылыгын, маршрутларның кабатлану мөмкинлеген һ.б. бәяләгәннәр. Әйтик, тикшерү күрсәткәнчә, Казанда һәм илнең тагын 4 шәһәрендә күчмә составның иң зур өлеше, ягъни җәмәгать транспортының максималь күләме трамвайлар һәм метрополитен тарафыннан тәкъдим ителгән, һәм пассажирларның аз өлеше генә рельссыз автобуслар һәм троллейбуслар белән йөртелә.
Татарстан башкаласы белән беррәттән Екатеринбург, Ижевск һәм Новокузнецк та рейтингның лидерлары булган. Тикшеренү нәтиҗәләре «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының «Россия шәһәрләренең транспорт системалары: хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары» нотыгында китерелгән.
Исегезгә төшерәбез, моңарчы Казан шәһәр мохите сыйфаты рейтингында илдә өченче урынны алган иде.