ТР башкаласы «төзекләндерү», «мәгариф» һәм «канәгатьлек» категорияләрендә иң югары баллар алган
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
ТР башкаласы «төзекләндерү» (74,21 балл), «мәгариф» (65,69), «канәгатьлек» (64,62), «керем һәм эш» (64,54) һәм «сәламәтлек» (60,12) критерийларында иң югары бәя алган.
Аналитиклар торак шартлары, керем һәм эш, сәламәтлек, мәгариф, мобильлек, төзекләндерү, табигый-экологик шартлар, куркынычсызлык, җәмәгать активлыгы һәм гражданнарның хокуклары, буш вакыт үткәрү һәм канәгатьлек кебек тормыш сыйфаты критерийларын исәпкә алган.
Икенче урынны Пермь алды, өченче урынны – Екатеринбург. Шулай ук топ-5 исемлеккә Уфа һәм Түбән Новгород керә. Мәскәү һәм Санкт-Петербург рейтингка кертелмәгән, дип хәбәр итә ВЭБ.РФ.
Күптән түгел KZN.RU Казан РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының социаль-икътисади тикшеренүләр институты версиясе буенча Россиянең иң югары тормыш сыйфаты булган топ-10 шәһәре исемлегенә кергәнлеген җиткерде. Татарстан Республикасы башкаласы 71,6 яшәү сыйфаты индексы белән 10 нчы позициядә тора.